Алтын туйга котлаулар шигырьлэр

Алтын туйга котлаулар шигырьлэр

Илле ел кулга кул тотынып
Пар былбылдай гомер итәсез
Бер-берегезгә аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез
Бүген сезгә карап сокланабыз
Сезгә ихтирамыбыз арта
Сез лаеклы парларның иң гүзәле
Шуңа күңел сезне ярата.
Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен.
Мәрхәмәтле олы җаныгыз
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
…бабай! … әби!
Йөрәкләрдә яз шатлыгы,
Күңелләрдә якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Бүген сезнең Алтын туй!
Ыгы-зыгы килде атлар.
Ватылды арбаларИлле ел кулга кул тотынып
Пар былбылдай гомер итәсез
Бер-берегезгә аумас терәк булып
Гомер йомгакларын сүтәсез.

Бүген сезгә карап сокланабыз
Сезгә ихтирамыбыз арта
Сез лаеклы парларның иң гүзәле
Шуңа күңел сезне ярата.

Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны һич күрмәсен.
Мәрхәмәтле олы җаныгыз
* * *
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй, әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Безне кеше итү өчен
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да сез безнең өчен
Алтынга тиң кеше сез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
* * *
…бабай! … әби!
Йөрәкләрдә яз шатлыгы,
Күңелләрдә якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Бүген сезнең Алтын туй!
Ыгы-зыгы килде атлар.
Ватылды арбалары.
Бик тә җитез элдертте шул
Гомеркәй аргамагы.
Тукталып, арба төзәтеп
Йөргән чаклар да булды.
Кайгысын да, шатлыгын да
Күргән чаклар да булды.
Кояш чыкты: кар эреде,
Таралдылар болытлар.
Ходай бирде бала-чага,
Дөнья күрде оныклар.
Алмалары җете кызыл —
Ашыйм дисәң, тартып өз.
Яфраклары аллы-гөлле,
Мөлаем чак — алтын көз!
Алтын көздә — яз шатлыгы,
Күңел тулы — якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Котлы булсын Алтын туй!ы.
Бик тә җитез элдертте шул
Гомеркәй аргамагы.
Тукталып, арба төзәтеп
Йөргән чаклар да булды.
Кайгысын да, шатлыгын да
Күргән чаклар да булды.
Кояш чыкты: кар эреде,
Таралдылар болытлар.
Ходай бирде бала-чага,
Дөнья күрде оныклар.
Алмалары җете кызыл —
Ашыйм дисәң, тартып өз.
Яфраклары аллы-гөлле,
Мөлаем чак — алтын көз!
Алтын көздә — яз шатлыгы,
Күңел тулы — якты уй!
И әбекәй, и бабакай!
Котлы булсын Алтын туй!

Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Девәтернә авылыннан Айсылу-Фаяз Нәҗметдиновлар — матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.

Кадерлеләребез! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Тормышны да бер мактадыгыз, бер сүктегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып ярты гасыр яшисез.

Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә, әти-әни!

Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сезгә сәләмәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез!

Читайте также:  Детский костюм пчелки сделать самому

Бер-берегезгә булган җы­лы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.

Җирдә яшәү — сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Алтын туегызга җиттегез!

Ходай биргән олы бүләк бит ул

Тигезлектә гомер итүләр.

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Тормыш йөген бергәләшеп тарту

Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.

Шатлыклар да, әрнеп елаулар да

Бергә кичерелгән һәммәсе.

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

Насыйп булсын бала, оныкларның

Игелеген сезгә күрергә.

Һәм безгә дә Ходай язса иде

Бриллиант туегызга килергә!

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз, оныкларыгыз.

Сез булганда без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда hәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу тормышта
Киңәш сорап сезгә киләбез,
Сездән күргән изгелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп башны иябез.

Ярты гасыр иңне-иңгә куеп
Гомер иттегез.
Үтеп алтын вакытларны,
Алтын туйга җиттегез.
Сезне искә төшерәбез, тигез парлар дигәндә
Тәбриклибез, әнкәй, сине
70 яшең белән дә.

50 ел кулга-кул тотынып
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.

Ә без сезгә карап сокланабыз
Ихтирамлы сезгә карата.
Лаек парларның сез иң гүзәле.
Сезне күңел шуңа ярата.

Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә
Эти-эни – диеп дәшәбез.
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озак-озак тигез яшәгез!

Безнең өчен пар йолдызлар булып,
Күңел күгебездә яныгыз.
Кайгы-сагышларны hич күрмәсен
Мәрхәмәтле олы җаныгыз

Авырлыклар аша бергә кичеп,
Шатлыкларны икәү бүлеп кенә.
Пар сандугач кебек көн итегез,
Бер-берегезнең кадерен белеп кенә.

Әти-әниебез!
Сезнең матур, күркәм бәйрәмегез безнең өчен дә куанычлы
вакыйга. Сез безгә изгелек, татулык, тырышлык hәм хезмәт сөю
үрнәге булдыгыз. Киләчәктә дә бар якыннарыгызның күңел
җылысын тоеп, исәнлек белән тиң-тигез гомер итүегезне телибез.

Эткэй-энкей сезгэ шигырь язам,
Юбилейга юллап телэклэр,
Илле биш ел,алтмыш,алтмыш биш ел,
Бергэ типсен сезнен йорэклэр.

Жир йозендэ торле кешелэрнен,
Язмышлары торле буладыр,
Сез сагынып, без кайта алмасак,
Кузегезгэ яшьлэр туладыр.

Озын гомер бергэ яшэдегез,
Тормыш сезне ай-хай сынады,
Бозлы суга салып чылатсада,
Энкей тешен кысып чыдады.

Эткей-энкей гомер биргэн очен,
Дурт балагыз чиксез рэхмэтле,
Хяр кон иртэн мин ходайдан сорыйм,
Муллап бирсен сезгэ хормэтне.

Эткей-энкей без бик рэхмэтлебез,
Сез яшэгез безнен шатлыкка,
Бер-берегезнен кадерен тоеп яшэн,
Житкэн чакта тигез картлыкка.

Эткей-энкей сэламэт булыгыз,
Сызламасын аяк-куллары,
Фэрэштэлэр ак жэймэлэр жэеп,
Ачып торсын сезгэ юлларны.

Эткей-энкей без бик бэхэтлебез,
Сезнен шулай бергэ яшэугэ,
Оныкларда сезне гел сагына,
Шул тугелме, бэхэт,яшэудэ.

Энкей бэгырем тагын озак еллар,
Безгэ маяк булып син яшэ,
Оныкларын нэнэй дип озелэ,
Оныкчыгын энкей дип дэшэ.

Козлэр житкэч баланнарын энкей,
Кып-кызыл тэлгэшле булалар,
Ботен гомеренне багышладын,
Бэхэтле булсын, дип балалар.

Нинди генэ сузлэр,язсам да мин,
Эйтеп бетереп булмый рэхмэтне,
Сез лаеклы, хазер инде бездэн,
Тоеп яшэу бары хормэтне.

Кайтып туктыйм, капка ача эткей,
Олы кызым кайткан, менэ дип,
Кыстыбые пешкэн энкэемнен,
Бялешлэре мичтэ икэн бит.

Читайте также:  Вяжем реглан сверху для детей

Эткей-энкей сез булганга гына,
Оебезнен яме, нуры бар,
Доньялыкта шул бит ин зур бэхет,
Шуннан кадерлерэк ни сон бар?.

Эткей-энкей яшэгез гел шулай,
Инне-ингэ куеп гел бергэ,
Сезне сагынып без кайтып йорербез,
Бяхет-шатлык сезнен гомергэ.

Сезнен бергэ шулай матур яшэу,
Олге булсын иде яшьлэргэ,
Эткей-энкей бэгырлэрем минем,
Тик бер телэк,яшьнэргэдэ эле яшьнэргэ.

♥ ♥ ♥
Абау дустым!
Бигрәк матур киенгәнсең!
Тьфу! Кузем тошмәсен
Күлмәген дә килешкәнен
Сайлап кия белгәнсең.
Үзгәрде йөрүләре
Үзгәрде көлүләрең.
Әллә кайлардан күренә
Бик бәхетле көннәрең.
Алдагы бәхет көннәрең
Бәхетле үтсен шулай.
Кияүгә гел карап торасың
Бигрәк яратасың бугай.
Ә син кияү?
Хәзер безнең зур нәселдә
Кияү булдың түгелме?
Кадерен бел, ким-хур итмә
Саклый бел безнең кызны.

Кияү кәләш идегез,
Ир дә хатын булдыгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кадәр торыгыз.
Үзегез күп ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.

Ак фатаңны салып иңнәреңә
Утырасың табын түрендә.
Бар дөньяның гүзәллеге
Чагыладыр синең йөзеңдә.
♥ ♥ ♥
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!

Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

♥ ♥ ♥
Исеңдә тот дустым, (Исем)
Һәрвакытта бул сабыр
Эштә оста һәм батыр
Сүзгә кыска һәм тапкыр.

Син дә тыңла, (Исем)
Сиңа да бар ике сүз,
Өйнең яме, ашның тәме,
Ирен сөйгән хатын кыз.

♥ ♥ ♥
Йөзләрегез бүген көләч сезнең.
Алдыгызда тормыш диңгезе.
Чын күнелдән котлыйм сезне
Бер-берегезне ныклы яратыгыз
Кабул булсын изге теләкләр
Тормыш сукмагында юлдаш булсын,
Типсен бергә сезнең йөрәкләр.

♥ ♥ ♥
Котлы булсын туегыз,
Безгә үрнәк булыгыз!
Мәңге, мәңге бергә булсын
Тормыштагы юлыгыз!

♥ ♥ ♥
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.
Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

♥ ♥ ♥
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез — гомер юлдашы.

♥ ♥ ♥
Бигрәкләр пар килгәнсез,
Сокланмый мөмкин түгел!
Мәхәббәтегез нурыннан
Яктыра безнең күңел!

Бүгеннән башлап — гаилә,
Пар канат, пар сандугач!
Бишек җырлары сайрарсыз
Балаларыгыз тугач…

Ходай сезне тиң яраткан,
Бер-берегезгә караткан,
Сезгә бүген дөнья да тар,
Сез — җиһанда иң гүзәл пар!

♥ ♥ ♥
Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик Сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.

Без телибез чын күңелдән Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз.

♥ ♥ ♥
Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.

Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез!

Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Турә булсын түрегездә —
Мәхәббәт бер-берегезгә.

♥ ♥ ♥
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез – гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.

Читайте также:  Брюки на кокетке фото

♥ ♥ ♥
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

♥ ♥ ♥
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә барыгыз.
Бетмәс куанычлар килсен сезгә,
Күтәренке булсын күңелегез.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен иде килер көнегез.

♥ ♥ ♥
Тормыштагы борылышны
Кирәк үлчәргә 100 кат.
Ныклы гаилә кору өчен
Кирәк акыллы ир-ат.

♥ ♥ ♥
Тәбриклибез кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.
Матур булсын, алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.
Теләгебез шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегегә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

♥ ♥ ♥
Тәбрик итәм кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.

Матур булсын алгы көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.

Теләгем шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегезгә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

♥ ♥ ♥
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Назлар өчен сезне җилләр исә,
Күрер өчен сезне, таң ата.
Атлагыз сез һаман икәү бергә,
Бергә булыгыз, исән чагында.

Түбән Лоҗы авылында яшәүче әниебез Сәлимә Биҗан кызы белән әтиебез Хиннур Хатыймхан улы Вәлиевларның күптән түгел 70 һәм 75 яшьлек юбилейлары булып узды. 12 гыйнварда аларның бергә гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулды. Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелдән туган көннәрегез һәм алтын туегыз белән котлыйбыз. Без — балаларыгызны җылы.

Түбән Лоҗы авылында яшәүче әниебез Сәлимә Биҗан кызы белән әтиебез Хиннур Хатыймхан улы Вәлиевларның күптән түгел 70 һәм 75 яшьлек юбилейлары булып узды. 12 гыйнварда аларның бергә гаилә корып яшәүләренә 50 ел тулды.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелдән туган көннәрегез һәм алтын туегыз белән котлыйбыз. Без — балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур яшәвегезгә без генә түгел, авылдашлар да соклана, үрнәк итеп куя. Ярты гасыр вакыт үтеп, күпме авырлыклар, сынаулар аша узып та, күңел халәтегез үзгәрмәгән. Туган йортыбызга сагынып, очып кайтабыз. Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак янса иде. Сез булганда, без очар канатлы, шат күңелле, бәхетле булырбыз. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Сокланырлык гомер юлы үттегез,

Терәк булып безгә тормышта.

Безнең өчен янып яшисез сез,

Куанасыз һәрбер уңышка.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Лилия-Раил, Ләйлә-Дамир, Илдар-Гүзәл, оныкларыгыз, оныкчыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа

Ссылка на основную публикацию
Loreal история компании
Suggestions for for: Поиск История Ваше сообщение невозможно отправить. Проверьте правильность заполнения всех обязательных полей. ОТПРАВИТЬ ЭТУ СТРАНИЦУ ДРУГУ Адрес...
Adblock detector